+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 сентябрь 2021, 17:30

Гомернең һәр минуты — бәясез...

Республикада тиз төзелгән ике ковид-госпитальдә меңнәрчә гомерләр коткарып калынды. Бу дәваханәләрдә бүген дә медицина хезмәткәрләре, үз бурычларын лаеклы үтәп, кешеләрне аякка бастыру, гомерләрне саклап калу өчен көрәшә.  

Гомернең һәр минуты — бәясез...
Гомернең һәр минуты — бәясез...

Госпитальләрдә заманча җиһазлар, уңайлы шартлар булу сәбәпле, бирегә эләккән пациентлар тиз савыга башлый. Билгеле, әгәр республика җитәкчелеге вакытында бу дәваханәләрне төзү турында карар кабул итмәгән булса, һәлакәтне урап узып булмас иде...
Стәрлетамак ковид-госпиталендә көн саен 70ләп кеше кабул итәләр. Йогышлы авырулар бүлекләре тулы. Пациентлар хәтта коридорларда да ята. Табиблар сменага алты сәгать буе махсус киемнәрдә ал-ял белми эшли.
Бирегә төрле кешеләр эләгә. Ковид беркемне дә аямый. Мәсәлән, Диана Бирдигулова вакциналанган булган. ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ә компьютер томографиясендә үпкәләрнең 40 проценты зарарланган булуы ачыкланган.
Мондый пациентлар биредә 300дән артык. Табиблар әйтүенчә, күпчелек 45 яшьне узган пациентлар килә. Дәваланучыларның 98 проценты — вакциналанмаганнар.
Стәрлетамак клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәгенең икенче бүлеге мөдире Лилия Вәлиева әйтүенчә, көн саен 10-15 пациент савыгып чыкса, алар урынына шунда ук яңалары килә. Госпиталь эшли башлаганнан алып 6 меңнән артык пациент савыгып чыккан.
Биредә диагностика бүлеге, бактериологик лаборатория, дезинфекция һәм үзәк стерилизация бүлекләре, компьютер томографиясе һәм рентгенодиагностика бүлекләре бар. Госпиталь территориясендә кислород станциясе дә урнашкан. Ул һәр палатага тоташтырылган.
Җиһазларның югары дәрәҗәдә булуы гына түгел, биредә эшләүчеләрнең шәфкатьле мөнәсәбәте дә кешеләргә авыруны җиңәргә ярдәм итә.
Госпитальдә көтелмәгәән хәлләргә дә әзерләр. Мәсәлән, коронавируслы йөкле хатын-кызлар өчен бала тудыру блогы каралган. Еш кына ашыгыч операцияләр үткәрелә.
Күп медицина хезмәткәрләре бирегә килгәнче башка шәһәрләрдә “кызыл зона”ларда эшләгән. Ә кемдер хезмәт юлын биредә башлаган. Хезмәткәрләр өчен якында гына тулай торак бар, шартлар тудырылган.
Биредә гомернең һәр минутының бәясен аңлыйсың, ә табибларга рәхмәт сүзләре һәр палатада ишетелә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: