Әле республика дәваханәләрендә 769 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 466сы 60 яшьне узган.
Әле 55 якташыбыз авыр хәлдә, 12 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4 394 кеше амбулатор дәвалана, аларның 2 496сы - 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 32 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 52 496 кеше.
Тагын 16 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте. Барлыгы республикада ковид корбаннары саны - 1 203, аларның 965е 60 яшьне узган.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 129 кешегә куелган. 109 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 854 846 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 2 806 исследований.
Башкортстанга Covid-19дан 1 458 168 доза вакцина кайтарылган. 1 компонентны 1 186 124 кеше алган (кайткан вакциналарның 81,3 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр саны — (1 һәм 2 компонент белән) - 1 046 482.
Фото: m.severpost.ru