+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 сентябрь 2021, 18:05

Балаларның елмаюы сәламәт булсын!

Узган уку елында Башкортстанда мәктәп стоматологияләрендә 141 301 бала тикшерелгән, шуларның 49 919ы дәвалау узган. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Балаларның елмаюы сәламәт булсын!
Балаларның елмаюы сәламәт булсын!

Башкортстан мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 204 стоматология кабинеты эшли, шул исәптән икесе - балалар бакчаларында. 188 стоматолог балаларны тулы күләмдә кабул итә, дүртесендә – белгечләрнең күчмә бригадалары, тагын 12 кабинет тиешле лицензияләрне яңадан рәсмиләштерә.
“Мәгарифтә күтәрелеш” проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында Башкортстанда 68 заманча мәктәп стоматология кабинеты җиһазландырылган. 2020/21 уку елында аларда 56 303 укучы тикшерелгән. Бу эш нәтиҗәсендә республика Идел буе федераль округында мәктәп стоматологиясе буенча алдынгы урында тора.
2020 елның ноябреннән башлап күчмә Балалар стоматология комплексы республиканың ерак районнарына 11 тапкыр барган, анда белгечләр, нигездә, мөмкинлекләре чикле балаларны, ятимнәрне һәм аз керемле гаиләдән балаларны тикшергән. Күчмә комплекста барлыгы 1 381 бала булган.
Максим Забелин сүзләренә караганда, өстенлекле бурычлар арасында 800-1000 бала укый торган мәктәпләрдә стоматология кабинетлары санын арттыру. Шулай ук Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, мәктәп стоматологияләрендә педагоглар да дәвалана алсын өчен оештыру мәсьәләләре хәл ителә.
– Ел саен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы үз алдына мәктәпләрдә стоматология кабинетлары санын арттыру бурычы куярга тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без тагын 50-70 мәктәп стоматология кабинетын эшләтеп җибәрергә тиеш.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145037.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: