+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 сентябрь 2021, 19:20

Башкортстанда дүртенче дулкын октябрьдә көтелә...

Шулай булса, ковид белән бәйле хәл тагын да катлауланачак. Белгеч фаразы дөрес булырмы?

Башкортстанда дүртенче дулкын октябрьдә көтелә...
Башкортстанда дүртенче дулкын октябрьдә көтелә...

Ачык мәгълүматлар аналитигы Александр Драган Башкортстанда коронавирусның дүртенче дулкыны инде октябрьдә башланырга мөмкин, дип саный. Бу хакта "РБК-Уфа" хәбәр итә.
"Сентябрьдә Башкортстанда авыручыларның бераз кимүе булырга мөмкин, әмма октябрьгә ул инде яңа үсеш белән алышыначак, өстәвенә, бер ел элек булганнан да югарырак база белән. Һәм өченче дулкын, тәмамланмыйча, дүртенчесенә күчәчәк", - дип фаразлый белгеч.
Аналитик фикеренчә, инфекция йоктыручыларның яңадан артуы студентлар һәм мәктәп укучыларының укуга кайтуы, шулай ук эшлекле активлык арту белән бәйле булачак. Хәлгә шулай ук кискен салкынаю да йогынты ясарга мөмкин.
Әйтергә кирәк, безнең республикада тиз төзелгән ике ковид-госпитальдә меңнәрчә гомерләр коткарып калынды. Бу дәваханәләрдә бүген дә медицина хезмәткәрләре, үз бурычларын лаеклы үтәп, кешеләрне аякка бастыру, гомерләрне саклап калу өчен көрәшә. Госпитальләрдә заманча җиһазлар, уңайлы шартлар булу сәбәпле, бирегә эләккән пациентлар тиз савыга башлый. Билгеле, әгәр республика җитәкчелеге вакытында бу дәваханәләрне төзү турында карар кабул итмәгән булса, һәлакәтне урап узып булмас иде...

Фото:
readovka67.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: