+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 сентябрь 2021, 15:55

Прививка ясау кампаниясе темпларын арттыру мөһим

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үзебезнең илдә җитештерелгән 1 458 168 доза вакцина алган.

Прививка ясау кампаниясе темпларын арттыру мөһим
Прививка ясау кампаниясе темпларын арттыру мөһим

6 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 1 186 124 кешесе беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны алучылар саны — 1 046 482. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оепратив киңәшмәдә сүз барды.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, төбәктә әле 4 545 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 11 процент тәшкил итә.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һем ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, республика ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 30 августтан 5 сентябрьгә кадәр үзәк белгечләренең халыкның 16 339 мөрәҗәгатен эшләвен хәбәр итте.
Ә 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар линиягә 223 348 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалануны оештыру, коронавирустан вакцина ясауга язылу белән бәйле.
Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин мәктәпләрдә укучылар агымын аеру максатында керү урыннарының төрле төсләр белән билгеләнүен, кабинет системасы саклануын (бер сыйныф көн буе бер бүлмәдә укый), укытучыларның битлек режимын саклавын хәбәр итте.
Хроник авырулары булган 93 мәктәп укучысының әти-әнисе балаларын дистанцион режимга күчерүне сорап гариза язган. Бу мөмкинлекне булдыруны Радий Хәбиров авыгуст киңәшмәсендә карарга кушкан иде.
Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау минпистрлыгына алдагы атнадан мәгариф учреждениеләрендәге санитар-эпидемиологик хәл турында доклад әзерләргә кушты. Төбәк җитәкчесе муниципалитетларга прививка кампаниясенең темпларын тизләтүкирәклеген дә билгеләде һәм Уфаны үрнәк итеп китерде — биредә халыкның 77,6 проценты вакциналанган.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145031.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: