+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 сентябрь 2021, 14:50

Тешкә ярдәм “Тулпар”да да килә!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшчәнлеге турында чыгыш ясады.  

Тешкә ярдәм “Тулпар”да да килә!
Тешкә ярдәм “Тулпар”да да килә!

Әле төбәктәге мәгариф учреждениеләрендә 204 стоматология кабинеты гамәлдә (шул исәптән ике балалар бакчасында). Аларның 188ендә укучыларны кабул итү тулы куәтенә алып барыла (шул исәптән “Мәгарифтә күтәрелеш” проектының “Сәламәт елмаю” модулен тормышка ашыручы 68 кабинет). 4 кабинетка табиблар чыгып эшли. 12 стоматология кабинетында, лицензиясен яңадан рәсмиләштерү сәбәпле, эш вакытлыча туктатылган.
Үткән уку елында 141 301 мәктәп укучысы тикшерелгән (республика укучыларының 30 проценты). 68 389 балага (48 процент) дәвалау таләп ителгән, 49 919ы (73 процент) дәваланган.
68 мәктәптә “Мәгарифтә күтәрелеш” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модуле тормышка ашырыла. Үткән уку елында 56 303 мәктәп укучысы тикшерелгән — гомум укучылар санының 98 проценты.
Үткән елның ноябреннән “Тулпар” күчмә балалар стоматология комплексы эшли башлаган. Анда Уфаның 3нче Балалар стоматология поликлинкасы табиблары ерак районнардагы мәктәпләргә, интернатларга, балалар йортларына һәм приюларга чыгып эшли. Өстенлек мөмкинлекләре чикле, ятим, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына бирелә. Ноябрьдән августка кадәр вакытта белгечләр 11 тапкыр районнарга чыккан.
Министр чыгышында киләсе елга бурычлар да билгеләнде: 800-1000 бала укыган мәктәпләрдә стоматология кабинетларын арттырырга, кадрлар җәлеп итәргә, программаны тормышка ашыру өчен өстәмә финанслау булдырырга.

Фото: ufatime.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: