Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 59 163гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 301 якташыбызда ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 696 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 434е - 60 яшьтән өлкән.
61 кеше авыр хәлдә, 16 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Амбулатор дәваланучылар — 4 473, алар арасында 785 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 280 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 52 776.
Тагын 15 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте. Барлыгы вафат булучылар саны - 1 218, аларның 980е 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 138 кешегә пневмония диагнозы куелган. Пневмониядән савыгучылар саны да — 138.
Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 863 969 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 9 123.
Башкортстанга Сovid-19дан 1 539 018 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 190 006 кеше вакциналанган (кайткан вакциналарның 77,3 проценты). Ике компонентны да алучылар саны — 1 052 983. Бер тәүлектә 10 383 кеше вакциналанган (беренче компонент белән - 3 882, икенче компонент белән - 6 501).
Фото:
krilovsk.ru