+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 18:00

Башкортстан табибы зур уңышка иреште!

Бу көннәрдә «Русия лидерлары» конкурсының дүртенче сезонында «Сәламәтлек саклау» трегының – «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты җиңүчеләре билгеле булды. Алар — Русиянең 10 төбәгеннән 11 катнашучы. Алар арасында Башкортстаннан акушер-гинеколог Динар Габдрахманов — «Башкортстан лидерлары» төбәк конкурсында ике тапкыр җиңүче.  

Башкортстан табибы зур уңышка иреште!
Башкортстан табибы зур уңышка иреште!

Суперфиналистларга лаеклы бүләкләрне Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм «Русия – мөмкинлекләр иле» җәмгыятенең генеральный директоры Алексей Комиссаров тапшырдылар.
«Без узган елда «Сәламәтлек саклау»ның аерым трегын эшләтеп җибәрдек һәм зур хуплау күрдек. Русиядә сәламәтлек саклауны үстерергә, медицина берләшмәсен төзергә, катлаулы бурычларны тормышка ашырырга теләүчеләр, чыннан да, күп булды – быел конкурста катнашу өчен 5000нән артык кеше теркәлде, ә 2 ел эчендә тректа 15 меңнән артык медик катнашты, шул исәптән табиб-практиклар, галимнәр, сәламәтлек саклауны оештыручылар. Бу зур берләшмә, аның эчендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, тәҗрибә алмашу бара, ашыгыч мәсьәләләр хәл ителә», — дип билгеләп үтте Алексей Комиссаров.
Ул шулай ук барлык җиңүчеләрнең дә 2022 елда «Русия лидерлары» конкурсының суперфиналында катнашачагын әйтте. Моннан тыш, алар медицина җәмәгатьчелегенең абруйлы вәкилләре арасыннан остазларны алачаклар һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында, төбәк ведомстволарында, ведомство карамагындагы фәнни һәм уку йортларында стажировка үтә алачаклар.
Бүген Динар Габдрахманов — үз тармагында иң кирәкле белгечләрнең берсе. Ул ашыгыч ярдәм медбратыннан Республика клиник перинаталь үзәгенең акушерлык дистанцион консультатив бүлегенең һәм санитар авиация бүлегенең табиб-акушер-гинекологына кадәр юл үткән.
«Мин үзем бик актив кеше, instagramда үз блогымны алып барам. Өченче ел бәйгедә катнашам, моңа кадәр «Башкортстан лидерлары» җиңүчесе, «Русия лидерлары» конкурсы финалчысы булдым, юлымның нәтиҗәсе – мин 11 җиңүче арасында, — дип уртаклашты финалчы. - Финалда эмоцияләр күп булды, контроль тест уздым, шулкадәр борчылдым ки, нәтиҗәдә, барысыннан да яхшырак яздым. Җиңүгә өстәмә бонус — уку өчен миллион сум. Аларны халыкара мәгарифкә тотарга телим. Безнең гаиләдә укырга яраталар, хатыным белән икебезгә — 7 югары белем, барысы да кызыл диплом белән».
Динар Габдрахманов финалда аңа лидерлык сыйфатлары, үз һөнәри өлкәсендә ныклы белемнәре һәм ышандыра белүе ярдәм итте, дип саный.
«Шәхси клиникада 5 ел уңышлы эшләгәннән соң, мин дәүләт клиникасына кайтырга булдым. Моңа "Башкортстан лидерлары" конкурсында катнашу этәрде. Минем өчен дәүләт медицинасына шәхси клиниканың уңай тәҗрибәсен кертү мөһим иде. Аерым алганда, Мин Башкортстанның бала тудыру йортларында контракт системасын кертү буенча проект эшләдем, ә атап әйткәндә, пациентларга табиб сайлау мөмкинлеге булды. Бу проект безнең үзәктә гамәлгә ашырыла”, — дип сөйли табиб.

Фото: Динар Габдрахмановның шәхси архивыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: