+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 18:40

Грипп, ковид һәм вакциналану турында

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясен кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча брифинг узды. Брифингны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.  

Грипп, ковид һәм вакциналану турында
Грипп, ковид һәм вакциналану турында

]Белгечләр актуаль сорауларга җавап бирде.

- Гриппка каршы кайда һәм ничек вакциналанырга? Күпме вакыттан соң вакциналанырга була?
— Иммунологлар ике вакциналану арасында паузаны бер айдан да ким булмаска киңәш итә. Милли календарь кысаларында республикага 18-60 яшьләрдәге өлкәннәрне иммунлаштыру өчен гриппка каршы 134 190 доза Ультрикс Квадри һәм 1 058 230 доза СОВИГРИПП вакцинасы (игълан ителгән 1 900 000 дозаның 63 проценты) кайтарылган.
Сезонлы гриппка каршы 2 400 000 кешегә (халыкның 60 проценты) прививка ясату планлаштырыла, шул исәптән балалар - 493 000, өлкәннәр – 1 900 000, йөкле хатын-кызлар — 7 000 кеше.
Вакцина медицина, белем бирү, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, югары уку йортлары студентлары, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башка хәвеф төркемендәгеләрне иммунлаштыру өчен бүленгән. Балаларны иммунлаштыру өчен вакциналар белән тәэмин итү сентябрьнең икенче яртысыннан башланачак. Грипптан прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга була.

— Covid-19га каршы вакцина авыруга тестның уңай нәтиҗәсен китереп чыгарырга мөмкинме?
— Юк, covid-19дан вакцина ПЦР-тестның яки антигенга лаборатор тестның уңай нәтиҗәсен бирә алмый. Бу тест вакытында кешенең иммунитеты түгел, ә актив авыру булуы тикшерелә.

- Covid-19 белән авырган кешеләргә прививка кирәкме?
— Әйе. Киңәш ителә дә. Беренчедән, иммунитет нык түгел һәм антитәнчекләр акрынлап кими бара. Антитәнчекләр булу вакциналауга каршылык түгел һәм кешенең вирусны таратучы була алмавын гарантияләми. Моннан тыш, авыручыларның хәзер Һиндстанның «дельта» штаммын ачыклыйлар, ул агрессиврак булып чыкты. Ул организмга тизрәк үтеп керә һәм тизрәк тарала, ә вакцина универсаль S-аксымга антитәнчекләрне, бу вирус эчендә нинди мутацияләр баруына карамастан, эшләргә мөмкинлек бирә.

— Ни өчен прививка ясаткан кешеләр дә инфекция йоктыра?
— Уйлап табучылар мәгълүматларына караганда, "Спутник"ның нәтиҗәлелеге 91,7 процент тәшкил итә (ягъни прививкадан соң шартлы рәвештә 12 кешенең 1се авырырга мөмкин).

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52615

Фото: infosmi.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: