-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 14:15

Коронавирусны дәвалау өчен яңа дарулар өстәлә

Коронавирус инфекциясен дәвалау өчен препаратлар исемлеге киңәйтелә: анда әле күптән түгел генә теркәлгән препаратлар һәм дарулар урын алачак.

Коронавирусны дәвалау өчен яңа дарулар өстәлә
Коронавирусны дәвалау өчен яңа дарулар өстәлә
Русиядә коронавирус инфекциясен дәвалауга кагылышлы тәкъдимнәрнең яңа, уникенче, версиясе чыга. Анда коронавирусны дәвалауда яңа вариантлар кертеләчәк, дип хәбәр итә Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко.
Әйтик, документның яңа редакциясендә әле күптән түгел генә теркәлгән һәм инструкциядә булмаган препаратлар һәм дарулар урын алачак. Алар коронавирус инфекциясен дәвалаган вакытта моңарчы тәкъдим ителмәгән булган.
«Нигездә, бу Русиядә инде кулланыла торган препаратлар, шуларга яңадан теркәлгән препаратлар да өстәлә, - дип искәртте белгеч РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында. - Анда альтернатив дәвалау схемалары һәм инструкциядән тыш препаратлар да өстәлергә мөмкин».

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: