+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 18:30

Сәламәтлегегезне саклагыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.  

Сәламәтлегегезне саклагыз!
Сәламәтлегегезне саклагыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

“Агымдагы ел башыннан "Сәламәтлек поездлары" табиблары 65 394 пациент кабул иткән, 24 416 флюорография һәм 14 646 маммография тикшерүе ясаганнар. Белгечләр гипертонияле 1559 кешене ачыклаган, 369 пациентта - онкоавыруга, 356 кешедә - шикәр чиренә, 41 тикшерелүчедә туберкулёзга шик туган. Бу диагнозларны ачыклау өчен пациентларны өстәмә тикшерүгә юллаганнар, хәзер алар дәвалану уза.
«Сәламәтлек поездлары» республиканың ерак районнары буенча йөрүләрен дәвам итә һәм кайбер очракларда гомерләрне чын-чынлап коткарып кала. Барлык теләүчеләр бушлай тикшеренү узарга, флюорография, кардиограмма, маммография үтәргә, табибларның киңәшләрен алырга һәм COVID-19дан прививка ясатырга мөмкин. Кабул итүне югары квалификацияле белгечләр - терапевтлар, хирурглар, гинекологлар, онкологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар һәм башкалар алып бара.
Бу атнада табибларның эш графигы:
Благовар районы: Топоринка авылы (7 һәм 8 сентябрь), Шарлык һәм Яныш авыллары (9 һәм 10 сентябрь);
Дуван районы: Сикияз авылы (10 сентябрьгә кадәр);
Дүртөйле районы: Әңгәсәк авылы (7 сентябрь), Исмаил авылы (8-10 сентябрь);
Әлшәй районы: Никифар авылы (7-8 сентябрь), Слак авылы (9-10 сентябрь);
Куергазы районы: Түбән Бабалар авылы (7-8 сентябрь);
Күгәрчен районы: Тәвәкән авылы (9-10 сентябрь);
Хәйбулла районы: Акъяр авылы (7-8 сентябрь), Подольск авылы (9-13 сентябрь);
Алдан язылырга кирәкми, табиблар “тере чират” буенча кабул итә. Үзең белән паспорт һәм полис алырга кирәк. Сәламәтлегегезне саклагыз!”

Фото: vk.com/wall413272232_681674

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: