-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 10:55

Табиб-инфекционист: “Афәттән котылу юлы бер генә”

Зубоводагы ковид-госпиталь тулы куәтенә эшләвен дәвам итә. Биредә бик күп гомерләр коткарып калынды һәм әле дә табиблар һәр пациентны аякка бастыру өчен барлык көчен сала. Беренче көннәрдән үк биредә ковид белән көрәштә алдынгы сызыкка басучы тәҗрибәле табибә фикерләре белән уртаклашты.

Табиб-инфекционист: “Афәттән котылу юлы бер генә”
Табиб-инфекционист: “Афәттән котылу юлы бер генә”

— Бу инфекция турында без беренче тапкыр 2019 елның декабрендә ишеттек. Хәлне күзәттек, инфекция белән көрәшкә әзерләндек. Яңа коронавирус инфекциясенең куркынычы шунда — ул озак үтә һәм күп катлаулылыклар китереп чыгара, — ди табиб-инфекционист, йогышлы авырулар дәваханәсенең 4(в) бүлеге мөдире Зәлифә Йосыпова.
Зәлифә Мөхәммәт кызы Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә 18 ел эшли. Бу дәваханәнең филиалы — Зубоводагы ковид-госпиталь төзелү һәм ачылу белән беренче көннәрдән үк табибә анда эшли башлый.
Белгеч әйтүенчә, ковидның “дулкыннары” аларның эшенә бернинди үзгәреш кертмәгән, алар ничек эшли башлаган, әле дә туктамыйча шулай эшләвен дәвам итә. Авыручылар күп, дәваханә тулы, коридорларда ятучылар да бар. Биредә пациентларны кабул итү, дәвалау, беркайчан да тукталып тормый. Вирусның “яшәрүе” генә күзәтелә. Баштарак инфекция күбрәк хроник авырулары булган, өлкән яшьтәгеләрне аяктан екса, хәзер урта яшьтәгеләр, яшьләр арасында авыр очраклар бар.
Табибә ассызыклавынча, ковидтан вакциналанганнар инфекцияне җиңелрәк үткәрә. Шуңа тәҗрибәле белгеч афәттән котылуның бер генә юлын билгели — вакциналану. Зәлифә Йосыпова әйтүенчә, күп катлаулы инфекцияләрнең бары тик вакциналау юлы белән генә тулысынча җиңелүе билгеле. Мәсәлән, оспа, полиомиелит.
Табибә үзе дә вакциналанган һәм әлегә авыру аны урап узган. Шуңа ул һәркемгә дә прививка ясатырга киңәш итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: