+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 сентябрь 2021, 19:30

“Кешеләр арыды инде...”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда халык сорауларына җавап бирде. Соңгы арада төбәктә битлек кию режимы йомшару турындагы сорауга да төбәк җитәкчесе үз фикерен әйтте.

“Кешеләр арыды инде...”
“Кешеләр арыды инде...”

— Авыр пандемия шартларында кешеләр бик арыды. Без чараларны катгыйлатып, вакыт-вакыт транспортта, кибетләрдә битлек режимын тикшерүләр дә оештырдык. Ләкин, кабатлап әйтәм, кешеләр бу чаралардан да арыды инде. Әле безнең төп көч вакциналауга юнәлтелгән, — диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров әле республикада пандемия белән бәйле хәлнең тотрыклы булуын да билгеләде. Әгәр вафат булучылар саны кискен арта башласа, ул очракта өстәмә чаралар күреләчәк.
Республика Башлыгы белән табиб Ленара Шәрифуллина да элемтәгә чыкты. Төбәк җитәкчесе прививка ясаткан кешеләр арасында авыру, үлем очраклары булу-булмау турында да сөйләп китте. Ул билгеләгәнчә, вакциналанган кешеләр авыруны җиңелрәк үткәрә.
— Әле без 1 миллион 200 кешене вакциналадык. Максат 1 миллион 800гә җиткерү. Аннан соң халыкның 80 процентын иммунлаштыруга омтылачакбыз, — диде төбәк җитәкчесе.

Фото: m.ok.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: