+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 сентябрь 2021, 16:30

Ковид тагын 16 корбанын алды...

Республикада коронавирус барлыгы 1 249 кешенең гомерен өзде, аларның 1008е 60 яшьне үткән.

Ковид тагын 16 корбанын алды...
Ковид тагын 16 корбанын алды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 59 767гә җитте. Соңгы тәүлектә янә 300 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 673 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 422се 60 яшьне узган. 62 якташыбыз авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.

Амбулатор дәваланучылар саны — 4 712, алар арасында 2 871 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 172 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 53 133.

Бер тәүлектә "пневмония" диагнозы куелучылар саны – 138. 178 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 888 669 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 12 304.

Республикага Covid-19дан 1 539 018 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 202 181 кеше вакциналанган (кайтарылган вакциналарның 78,1 проценты). Тулысынча вакциналануны төгәлләүчеләр саны (1нче һәм 2нче компонент белән) - 1 070 611. Бер тәүлектә 14 433 кеше вакциналанган (1нче компонент белән - 6 004, 2нче компонент белән - 9 199).

Фото: 123ru.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: