-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 сентябрь 2021, 21:27

Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә кертелгән югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Указның яңа эчтәлегенә ярашлы, төнге клубларга, киңкүләм физкультура һәм спорт чараларына керергә мөмкинлек биргән вакцинация турында белешмә (сертификат) һәм ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында документ белән беррәттән, бу исемлеккә соңгы алты ай эчендә COVID-19 белән авырганлык турындагы белешмә дә өстәлде.

Шул ук вакытта музейларга, күргәзмә залларына һәм китапханәләргә барганда вакциналану турындагы белешмә булу хәзер таләп ителми.

Шулай ук Башкортстанга Бөекбританиядән һәм Төньяк Ирландиядән килгән кешеләр өчен мәҗбүри 14 көнлек үзизоляция режимы турындагы таләп гамәлдән чыгарыла.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: