Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 68 642 кеше тикшерелгән.
Барлыгы 40 771 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 25431 флюорография, 15340 маммография.
3170 кешенең канында — глюкозаның, 4311 кешенең канда - холестеринның югары дәрәҗәсе, 6779 кешедә - югары кан басымы, 4461 кешедә - артык авырлык, 3234 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 371 кешедә — яман шешкә, 372 кешедә - шикәр диабетына, 41 кешедә - туберкулезга, 1660 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган.
Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынды.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират " тәртибендә алып барыла.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында 12817 кеше вакциналауның беренче этабын үткән, шул исәптән 4913 – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфекциясеннән 9431 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 2873 кеше) вакциналауны тулысынча төгәлләде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы