+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 сентябрь 2021, 16:20

Ира ФАПлы булды

Республикада фельдшер-акушерлык пунтлары төзү дәвам итә.

Ира ФАПлы булды
Ира ФАПлы булды

"81 фельдшер-акушерлык пункты, ике табиблык амбулаториясе, Бөредә һәм Чакмагыш районында ике поликлиника һәм тагын ремонтланган 69 медицина учреждениесе. 2021 елга эш фронтын без республикада беренчел медицина ярдәме челтәрен үстерү буенча билгеләдек. Барысын да план буенча алып барырга тырышабыз.

Менә бу ФАП - Ира дигән борынгы урыс авылында, ул Күмертаудан Мәләвезгә бара торган юлда урнашкан. Анда 600 кеше яши, шуларның 90ы - балалар. Шулай булгач, медицина ярдәменә ихтыяҗ югары. Элекке медпункт 1972 елда төзелгән бинада урнашкан. Вакытлар узу белән, ул таушала башлаган.

Яңа ФАП барлык санитар таләпләргә җавап бирә. Анда көтеп тору бүлмәсе, фельдшер кабинеты, карау бүлмәсе, процедура, ярдәмче бүлмәләр бар. Төзүчеләр коммуникацияләр үткәрделәр һәм тирә-юньне төзекләндерделәр. Җиһазлар да куелды. Монда иркен, җылы һәм якты. План буенча без республикада барлык иске ФАПларны да алыштырачакбыз", - дип язды "ВКонтакте"да республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: "ВКонтакте".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: