-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 сентябрь 2021, 13:00

Психик тигезлекне саклау мөһим

Вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!  

Психик тигезлекне саклау мөһим
Психик тигезлекне саклау мөһим

Психик сәламәтлек – ул әле психик авыруларың булмавы гына түгел, киңрәк төшенчә дә: кешенең тулыканлы тормыш белән яши һәм эшли, стрессларны җиңә, сәләтләрен җәмгыять һәм үзе өчен куллана белүе дә. Психик авырулар хакында да онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, күпләр уйлаганнан ешрак очрый алар.

2000 еллар башында Бөтен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле психик тайпылышлар белән 450 миллион кеше чирләве хакында хәбәр иткән иде. Бу күрсәт­кечнең даими үсеп торуын исәпкә алсак, авыруларның инде ярты миллиардны да узган булуы мөмкин. Шул ук вакытта, психик авыруы булган кеше җәмгыятьтән читләшергә тиеш, дигән сүз түгел. Тиешле медицина ярдәме алганда, ул җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы була ала.
Медицина ярдәменә мөрә­җәгать иткән пациентларның 50 процентында – депрессия. Аның беренче билгеләрен башлангыч чорда ук күрә белү мөһим: тормыштан канәгать­сез­лек, ышанычсызлык, борчылу, сагыш тойгысы, эчке киеренкелек, хәлсезлек, сәбәп­сез кызып китү, хәтер, йокы бозылу, басынкылык, якыннар­ның ярдәменнән баш тарту, үз эчеңә бикләнү.
Психик тайпылышларны кисәтү юлы – психик тигезлекне саклау. Соңыннан симерүгә һәм интим өлкәдәге күңелсез­лекләргә китерүче медикаментлар белән дәваланганчы, авыруны кисәтү хәерле. Республика психотерапия үзәге белгечләре кешеләргә үз нерв күзәнәкләрен артык киерен­келектән сакларга һәм якларга өйрәнергә, көч җитмәгән мәсь­әләләрне хәл итәргә тырышмаска, ял итә белергә киңәш итә. Моның өчен, иң беренче чиратта, менә нәрсә­ләргә игътибар кирәк: сәламәт йокы, дөрес туклану, негатив эмоцияләрне үз эчеңдә тотмаска, чыгарырга (күз яшьләре аша булса да), акыл һәм физик хезмәтне ял белән чиратлаштырырга, медитация, йога белән шөгыльләнергә, позитив уйланырга өйрәнергә, сәяхәт итәргә, кызыклы шөгыль табарга, юмор хисле булырга, йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен карарга, ароматерапия, аромаванналарны үз итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә (бу үзеңнең кирәк­легеңне тоярга, бәяңне үсте­рергә ярдәм итә).
Белгечләр фикеренчә, тормышта тотрыклылык тойгысын тәэмин итүче даими гадәтләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, иртәнге зарядка яисә йөгерү, кичен саф һавада йөрү, сериаллар, кызыклы тапшырулар карау, мавыктыргыч китаплар, гәзитләр, журналлар уку, ярат­кан басмаңның бер санын да калдырмаска тырышу. Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңларга өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: