+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 сентябрь 2021, 11:05

Хәл юк. Нәрсә ашарга?

Тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнарга, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.  

Хәл юк. Нәрсә ашарга?
Хәл юк. Нәрсә ашарга?

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.

Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәк эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

Фото: cookingplus.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: