+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 сентябрь 2021, 11:05

Коронавирусны ачыклау өчен нинди тестлар ышанычлы?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяләгән.

Коронавирусны ачыклау өчен нинди тестлар ышанычлы?
Коронавирусны ачыклау өчен нинди тестлар ышанычлы?

РИА Новости хәбәр итүенчә, «Медси» клиникалар челтәре медицина директорының лаборатор диагностика буенча урынбасары Ольга Калачева коронавирусны ачыклау өчен тестның ОТ-ПЦР методын «алтын стандарт» дип атаган.
Коронавирусны ачыклауның молекуляр ысулларына ПЦР һәм LAMP-тест керә. Төп ысул - ОТ-ПЦР. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да COVID-19 ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяли.
ОТ-ПЦР технологиясе зур лабораторияләр өчен уңайлы, ул тәҗрибәле персонал булуны таләп итә, дип белдерә табиб.
ОТ-ПЦР тикшеренүне 45 минутта башкарырга мөмкинлек бирә торган картридж форматындагы тест-системалар да бар. Тик алар кыйммәт тора һәм аларның җитештерүчәнлеге аз.
Тест-системаның төгәллеге - 99 процент. Ялган нәтиҗә күп очракта тикшеренү технологиясен төгәл үтәмәү һәм анализны дөрес итеп алмауга бәйле, дип исәпли Ольга Калачева.

Фото: Pixabay.com

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: