Әле республика дәваханәләрендә 714 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 468 пациент 60 яшьне узган.
47 кешенең хәле авыр, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 443 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 315 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 36 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 53 526.
Бер тәүлек эчендә тагын 15 якташыбыз COVID-19 корбаны булган. Барлыгы вафат булучылар саны - 1 311. Алар арасында 60 яшьне узучылар — 1062 кеше.
Бер тәүлектә янә 126 кешегә пневмония диагнозы куелган. 121 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 924 671 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 3 263.
Фото: tvkrasnodar.ru