-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 сентябрь 2021, 14:55

Вакциналау дәвам итә

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк инде безнең илдә җитештерелгән 1 656 508 доза вакцина алган. 12 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 1 218 909 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 093 668 кеше икенче компонентны да алган. Бу хакта атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сүз барды, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.  

Вакциналау дәвам итә
Вакциналау дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививкага регистратура аша яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 203 вакциналау пунктында, шул исәптән мобильләрне дә кертеп, алдан язылып була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.
Башкортстанның вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 13 сентябрьгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомум саны 60 994 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 310 яңа очрагы расланган. Барлыгы 53 526 кеше сәламәтләнгән, аларның 36сы – узган тәүлектә.
Төбәктә 4 545 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 10 процент тәшкил итә.
Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортостанның ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 6-12 сентябрьдә үзәк белгечләре халыкның 8 664 мөрәҗәгатен кабул итүен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча "кайнар линия"гә 228 800 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145252.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: