Әле республика дәваханәләрендә 720 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 476 пациент 60 яшьтән өлкән.
53 кешенең хәле авыр, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 441 кеше амбулатор дәвалана, аларның 3 308е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 289 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 53 815.
Кызганычка каршы, тагын 15 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы бу инфекциядән вафат булучылар 1 326га җитте, аларның 1075е 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 137 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 132 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 935 214 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10 543.
Барлыгы республикага Covid-19дан 1 656 508 доза вакцина кайткан. 1 компонент белән 1 221 892 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 73,5 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр саны (1 һәм 2 компонент белән) - 1 100 372.
Бер тәүлектә 9 687 кеше вакциналанган (1 компонент белән - 2 983, 2 компонент белән - 6 704).
Фото: news.myseldon.com