+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 сентябрь 2021, 15:25

Безнең яңа йогышлы авырулар дәваханәләре — уникаль

Сәламәтлек саклау объектларын – йогышлы авырулар дәваханәләрен төзү турында, өстәвенә, кыска вакыт эчендә, яңа вирус барлыкка килгәннән соң илнең һәр төбәгендә диярлек сүз булды. Республикабызның Зубово авылында һәм Стәрлетамак шәһәрендә йогышлы авырулар госпиталенең тиз төзелә торган технологияләре үзен яхшы яктан күрсәтте.  

Безнең яңа йогышлы авырулар дәваханәләре — уникаль
Безнең яңа йогышлы авырулар дәваханәләре — уникаль

Бу технология кайбер өстенлекләргә ия, шуларның иң мөһиме — төзелеш вакыты. Бу бүген, һәр икенче кешегә коронавирус йоктыру хәвефе янаганда, мөһим критерий.

Махсуслаштырылган госпитальнең икенче өстенлеге — барлык йогышлы бокс бүлекләре арасында аралашу мөмкинлеге, гомум коридорлар берничә минут эчендә пациентны реанимациягә, яки компьютер томографиясе тикшеренүенә илтергә мөмкинлек бирә. Уңайлылык, функциональлек һәм куркыныч вирустан максималь якланганлык тәэмин ителгән.

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко республикада кыска вакыт эчендә төзелгән госпитальгә югары бәя бирде.

- Чыннан да, бу дәваханәне төрле профильләрдә кулланырга мөмкин. Бу объект дөрес итеп проектланган. Курай чәчәге үз таҗлары белән төрле якка бүленә ала. Һәр палатада, боксланудан тыш, секцияләрне дә сүтеп була. Бу клиниканы төрле инфекцияләр, төрле профильдәге пациентлар өчен кулланырга мөмкин. Нигездә, бу - шактый уйланылган архитектура чишелеше. Өстәвенә, «Куб эчендә куб" эшләнүе дә бар. Бу - энергоэффектив бина. Проект алга таба реплицияләү идеологиясе буларак та кызыклы. Безгә әле бик күп проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Халыкның көтәсе килми. Әйе, проектларга кергәндә без, биредә биш елдан соң шәһәр-бакча булачак, дип әйтәбез. Әмма проблемалар бар бүген. Аларны да хәл итәргә кирәк. Минем фикеремчә, проектның 55-60 көн эчендә гамәлгә ашырылуы — бик яхшы үрнәк, — дип билгеләп үтте министр.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, боксларга урнаштыру медучреждениедә булган авырулар арасында зарарлануларны булдырмый. Тамбурдан, юыну-бәдрәф бүлмәсеннән, палатадан һәм шлюздан торган, аерым тышкы керү урыны белән җиһазландырылган бүлмәләр комплексы шулай дип атала. Зарарланган кешене бокска керү тамбуры аша урамнан ук урнаштыралар. Табиб авыру янына үзәк коридордан шлюз аша эләгә. Медперсонал турыдан-туры шлюзда киенә, шунда ук кулларын юа. Авыруга ризык тапшыру өчен шкаф шулай ук шлюзда урнаштырыла.

— Санитар транспорт белән китерелгән йогышлы авыруларны аерым боксларда кабул итәләр. Керүче авыруны карый торган бокс мөстәкыйль керү һәм чыгу мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, бокстан кабул итү бүлеге коридорына ике катлы пыяла ишекләр алып бара. Боксның барлык ишекләре дә ачкычка бикләнә, ул кизү персоналда саклана, - дип сөйли медицина оешмасының баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов. – Бокс корылышы кизү торучы табибка, башка авырулар белән очрашмыйча, дәваханәнең тиешле бүлекләренә кергән авыруны турыдан-туры бокста карарга мөмкинлек бирә, димәк, инфекция тарала алмый һәм өстәмә зарарлану куркынычы янамый.
Йогышлы авырулар бүлеге аерым боксларга бүленгән, алар чирлеләр арасында ихтимал булган бәйләнешләрне булдырмый. Аларда хезмәткәрләр өчен халатлар, эчәк инфекцияләренә анализлар алу өчен консервлаучы катнашма салынган пробиркалар, дифтериягә анализ алу өчен стериль тампоннар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен инструментлар җыелмасы булырга тиеш.

Яңа йогышлы авырулар госпитальләре ачылганнан бирле республикага, әлеге объектларны төзү тәҗрибәсен карау һәм өйрәнү максаты белән, илебезнең дистәдән артык төбәгеннән вәкилләр килеп китте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: