-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 сентябрь 2021, 12:15

Хәзер пациентларга уңайлы булачак!

Республика белән идарә итү үзәгенә халык мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә.

Хәзер пациентларга уңайлы булачак!
Хәзер пациентларга уңайлы булачак!

“Эскәмиядә утырып тору мөмкинлеге дә булмагач, температуралы пациентлар үз чиратларын урамда көтә... Болай газапланып көткәнче, табибны өйгә чакырту яхшырак”. Бу проблема турында 21 августта Уфаның Александр Невский урамы, 31нче йорт адресы буенча 8нче шәһәр клиник дәваханәсе поликлиникасына килүчеләр язган иде.
Ә бит авыру пациентларның терапевт тикшерүен көтү зоналары булырга тиеш, бу — грипп таралуны кисәтүнең мөһим чарасы.

Үзәктән әлеге хәлне ачыклау өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать җибәрелгән. 8нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Алексей Меньшиков сөйләвенчә, Невский урамы, 31нче йорт адресы буенча урнашкан поликлиникада температуралы пациентлар өчен аерым керү урыны бар, ләкин әле анда ремонт бара.

Вакытлы чара сыйфатында 24 августта дәваханә җитәкчелеге тышта эскәмияләр урнаштырган, ә 1 сентябрьдә бина эчендә өстәмә көтү зоналары оештырган. Хәзер халыкка уңайлы булачак.

#ЦУРБашкортостан #ЦУРБашкортостан_решаемвместе

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: