-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 сентябрь 2021, 11:20

“Сәламәтлек суты” ясый беләсезме?

Аны эшләү бик җиңел, ә файдасы күп!  

“Сәламәтлек суты” ясый беләсезме?
“Сәламәтлек суты” ясый беләсезме?

Әлеге сутның зыяны юк. Ике атна рәттән эчсәгез, халәтегезнең ничек яхшыруын үзегез дә сизәрсез. Сутны чыгарып алу белән үк эчәргә кирәк.

Бер чөгендер, ике кишер һәм бер алма кирәк булыр. Аларны юып, чистартып, барысын бергә сут сыккыч аша чыгарырга кирәк.

Аның мондый авырулардан файдасы бар:
– яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый;
– бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, ашказаны җәрәхәте авыруларын кисәтә;
– үпкәләрне ныгыта, йөрәк өянәге һәм югары кан басымыннан саклый;
– иммун системасын ныгыта;
– күз авыруларын кисәтә, күз кибү, кызару, арпа чыгуны булдырмый;
– мускуллар авыртканда, авыр физик хезмәттән соң файдалы;
– токсиннарны чыгара, эчне йомшарта, тирене матурайта, сафландыра;
– авыздагы начар исне бетерә;
– ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.

Фото: pl.pinterest.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: