+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2021, 17:15

Бер көндә янә 16 якташыбыз дөньядан китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 61 614кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә тагын 312 кеше өстәлде.

Бер көндә янә 16 якташыбыз дөньядан китте...
Бер көндә янә 16 якташыбыз дөньядан китте...

Әле республика дәваханәләрендә 732 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 481 пациент - 60 яшьтән өлкән.
55 якташыбызның хәле авыр, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 460 кеше амбулатор дәвалана, 3 329е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 265 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 54 080.
Соңгы тәүлектә COVID-19дан вафат булучы якташларыбыз исемлегенә тагын 16 кеше өстәлде. Барлыгы ковид корбаннары 1 342гә җитте, аларның 1089ы - 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 142 кешегә пневмония диагнозы куелган. 147 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 949 108 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 13 894.
Барлыгы Башкортстанга Covid-19дан 1 656 508 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 227 114 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 73,2 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр саны (беренче һәм икенче компонент белән) - 1 108 271 кеше. Бер тәүлектә 13 121 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 5 222, икенче компонент белән - 7 899).

Фото: 86online.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: