+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2021, 11:35

Билегез авыртамы?

Бил авырту сезгә таныш булса, бу язма сезнең өчен.  

Билегез авыртамы?
Билегез авыртамы?

Бил авырту сезгә таныш булса, бу язма сезнең өчен.

Бил авырту белән гомерендә һәркем очраша.

Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар. Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып, чалкан яталар. Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итә.

Әгәр бил авырту уңайсыз хәрәкәт нәтиҗәсендә нерв кысылудан килеп чыкса, болай эшләгез: турникка, агач ботагына һәм шундыйрак башка әйбергә ике кул белән тотынып, кулларда тартылып югары күтәрелегез дә, кулларны ычкындырмыйча гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылып калган нерв “ычкына”. Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай гына төрле якка боргалау да бил авыртканда файда бирә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: