+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2021, 16:15

Корбаннар саны 1 357гә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 61 мең 930га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 316 кешедә ачыкланды.  

Корбаннар саны 1 357гә җитте...
Корбаннар саны 1 357гә җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 748 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 492 пациент 60 яшьне узган.
50 кешенең хәле авыр, 11 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 438 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 315 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 307 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 54 387.

COVID-19 тагын 15 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 1 357гә җитте. Аларның 1103е 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 158 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 152 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 962 979 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 13 871.

Барлыгы республикага Covid-19дан 1 656 508 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 231 652 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 73,5 проценты). Тулысынча вакциналануны төгәлләүчеләр саны — 1 114 626. Бер тәүлектә 10 893 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 4 538, 2нче компонент белән 6 355 кеше).

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: