+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2021, 14:30

54 якташыбыз авыр хәлдә, 16 кеше вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 62 245кә җитте. Соңгы тәүлектә янә 315 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.  

54 якташыбыз авыр хәлдә, 16 кеше вафат...
54 якташыбыз авыр хәлдә, 16 кеше вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 737 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 480 пациент 60 яшьне үткән.
54 якташыбыз авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 498 кеше амбулатор дәвалана, аларның 3 342се - 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 250 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 54 637.
Бер тәүлектә республикада COVID-19дан тагын 16 кеше вафат булды. Барлыгы корбаннар саны 1 373кә җитте, аларның 1118е - 60 яшьне узган.
Соңгы тәүлектә янә 162 кешегә пневмония диагнозы куелган. 148 кеше пневмониядән савккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 976 979 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 13 595.

Фото: esp.md

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: