+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2021, 11:50

Хәвефсезлек өчен барысы да эшләнгән

Бүген матбугат үзәгендә узган кыска брифингта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Анна Казак чыгыш ясады.  

Хәвефсезлек өчен барысы да эшләнгән
Хәвефсезлек өчен барысы да эшләнгән

17 сентябрьдән Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, өч көнлек сайлаулар башланды. Күп гражданнар билгеләвенчә, республикада эпидемиологик хәл әле дә киеренке. Анна Казак һәр сайлау участогы өчен нинди санитар-эпидемиологик чаралар күрелүе турында сөйләде.
Аерым алганда, участокның барлык хезмәткәрләре битлекләрдә, махсус экраннар артында яки кирәкле социаль дистанцияне үтәп торалар. Ә сайлаучылар өчен шәхси ручкалар, санитайзерлар әзерләнгән. Шулай ук сайлау участогына барган тавыш бирүчеләрнең температурасын тикшерәләр. Биналар җилләтелергә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре инде берничә сайлау пунктында булган һәм санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен тикшергән. Әлегә хокук бозулар табылмаган. Анна Казак билгеләп үткәнчә, барлык киңкүләм чаралар җитди әзерләнгән.
— Биредә барлык чаралар һәм хезмәтләр шулкадәр җитди әзерләнгән, кирәк булса, хәлне оператив рәвештә төзәтеп була. Сүз битлек кию, дистанция, җилләтү һәм биналарны эшкәртү турында. Чара үткәрүчеләр өчен дә, тавыш бирергә килүчеләр өчен дә хәвефсезлек буенча берничә механизм бар. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Без хәвефсезлекне тәэмин итү өчен барысын да эшләдек, — диде Анна Казак.
Быел тавыш бирү өч көнгә бүленгән, бу кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Күп көнлек тавыш бирү тәҗрибәсе башка илләрдә дә кулланыла.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: