+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2021, 11:50

Иң ышанычлы чара — прививка

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк инде безнең илдә җитештерелгән 1 656 508 доза вакцина алган. Республикада 1 231 652 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 114 626 кеше ике компонентны да алган.  

Иң ышанычлы чара — прививка
Иң ышанычлы чара — прививка

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививкага регистратура яки “Дәүләт хезмәт­ләре” порталы аша 203 вакциналау пунктына, шул исәптән мобиль пунктларны да кертеп, алдан язылып була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче сәла­мәтлек поездларында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров бу атнада үткәргән Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Дәүләт җые­лышы-Ко­рыл­тайның Сәла­мәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Баш­кортстанның Ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 6-12 сентябрьдә үзәк белгечләре халыкның 8 664 мөрә­җә­гатен кабул итүе турында хәбәр итте. Ә 2020 елның
16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча “кайнар линия”гә 228 800 мөрәҗәгать килгән. Шалтырату­ларның күбесе тест нәти­җәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәва­лауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.

Лаборатор-диагностика бүлеге ничек эшли?

Стәрлетамак шәһәрендәге Клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәгенең лаборатор-диагностика бүлеге (Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсе филиалы) гомум мәйданы 900,47 квадрат метр булган аерым бинада урнашкан.  
Лаборатор-диагностика бүлегендә ярты елда 500 мең тикшерү үткәрелгән.
Лабораториядә 20 белгеч эшли. Анда үткәрелә торган биохимик, гематологик, молекуляр-биологик, коагулогик, микробиологик һәм гомумклиник тикшеренүләр мөмкин булган лаборатория тикшерүләренең бөтен исемлеген диярлек үз эченә ала.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-бактериологы Денис Миргазиев бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде:
— Клиник микробиология лабораториясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып лаборатория тикшеренүенең барлык этапларында микробиологик тикшерүнең сыйфатын тәэмин итү һәм контрольдә тоту, клиника табиблары белән берлектә диагностиканың микробиологик ысулларын кулланып, пациентларны тикшерү алгоритмнарын оптимальләштерү буенча уртак эш алып бару, йогышлы авыруларны китереп чыгаручыларны диагностикалауның заманча ысулларын лаборатория эшенә кертү тора. Югары технологияләр куллану лаборатор тикшеренүләр үткәрү вакытын кыскарта. Киләчәктә йогышлы авырулар диагностикасы медицина ярдәменең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер уңайлы булачак!

Республика белән идарә итү үзәгенә халыктан мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
“Эскәмиядә утырып тору мөмкинлеге дә булмагач, тән температурасы югары булган пациентлар урамда чират көтә... Болай газапланып көткәнче, табибны өйгә чакырту яхшырак”. Бу проблема турында 21 августта Уфаның Александр Невский урамы, 31нче йорт адресы буенча 8нче шәһәр клиник дәваханәсе поликлиникасына килүчеләр язган иде.
Ә бит авыру пациентларның терапевт тикшерүен көтү зоналары булырга тиеш, бу — грипп таралуны кисәтүнең мөһим чарасы.
Үзәктән әлеге хәлне ачыклау өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать җибәрелгән. 8нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Алексей Меньшиков белдерүенчә, Невский урамы, 31нче йорт адресы буенча урнашкан поликлиникада тән температурасы югары булган пациентлар өчен аерым керү урыны бар, ләкин әле анда ремонт бара.
Вакытлы чара сыйфатында 24 августта дәваханә җитәкчелеге тышта эскәмияләр урнаштырган, ә 1 сентябрьдә бина эчендә өстәмә көтү зоналары оештырган. Хәзер халыкка уңайлы булачак.

Премьер-министр ревакциналанды, парламент Рәисе вакциналанды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров яңа коронавирус инфекциясенә ревакцинация ясатты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
Премьер-министр билгелә­венчә, ул беренче вакцинадан соң бер ел үткәч ревакцинация ясаткан.
“Үземне бер ел элек ясат­кан беренче прививкадан соңгы кебек үк яхшы хис итәм. Минем тәҗрибә күрсәтүенчә, бу, чыннан да, нәтиҗәле саклану чарасы. Хәтта интенсив график буенча күп кенә сәфәр­ләрдә һәм очрашуларда булуыма карамастан, коронавирус йоктырмадым. Шуңа күрә аны кыю рәвештә прививка ясатыргамы-юкмы дип шик­ләнгән һәркемгә тәкъдим итә алам. Мин, чынлап та, бу чараны сәламәтлек саклауның иң ышанычлы ысулы дип саныйм”, — дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Моннан алда шулай ук республиканың Дәүләт җые­лышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев коронавирустан прививка ясатты һәм халыкны вакциналау үтәргә чакырды.
— Миңа да вакциналанырга вакыт җитте. Кичерелгән авырудан соң шактый вакыт узды, алынган антитәнчекләр критик дәрәҗәдә кимеде, — дип белдерде социаль чел­тәрләрдә парламент Рәисе. — Үземне яхшы хис итәм. Әле һаман шикләнүчеләргә прививка ясатырга киңәш итәм. Үзләренең югары нәтиҗәле­леген исбатлаган вакциналарны сайлау мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, күпләргә аңлау соң килә. Коронавирус — мәкерле авыру. Авыру кичергәннәрнең барысы да прививка ясаткан очракта яхшырак булыр иде, диләр. Барыгызга да сәламәтлек телим!
Константин Толкачев бил­геләвенчә, депутатларның күпчелеге вакциналады.
— Депутатлар корпусының 70 проценты вакциналанды, һәм бу сан даими рәвештә үсә, чөнки коллегалары­быз­ның яртысыннан артыгы (60 процентка якыны) коронавирус белән авырды, антитән­чекләргә ия һәм аларның саны кимегән очракта прививка ясатачаклар, — диде Константин Толкачев.

Владимир Путин үзизоляциягә китте

Русия Президенты Владимир Путин, аның белән аралашучылар арасында COVID-19 белән авыру очраклары ачыклану сәбәпле, үзизоляция режимына китүе турында белдерде.
“Владимир Путин белән Таҗикстан Республикасы президенты Эмомали Рахмон арасында телефоннан сөйләшү булды. Владимир Путин, аның белән аралашучылар арасында авыру очраклары ачыклану сәбәпле, билгеле бер вакыт дәвамында үзизоляция режимын үтәргә тиешлеге турында әйтте”, — диелә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шул сәбәпле, Владимир Путин бу атнада Дүшәнбедә планлаштырылган иминлек советы сессиясендә, дәүләт башлыклары — Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары советы утырышында һәм дәүләт башлыкларының берлектәге утырышында видеоконференция режимында катнашачак.
Моннан алда Русия Президенты паралимпиячеләр белән очрашуда аның тирә-ягында коронавируска бәйле хәлнең катлаулы булуы турында белдергән иде.

Бала COVID-19 йоктырса, нишләргә?

Бу сорауга коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләренә багышланган атна саен үткәрелүче брифингта вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җавап бирде.
Ул белдерүенчә, әгәр балада ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе билгеләре күзәтелсә яки лаборатор диагностика юлы белән расланса, беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Участок педиатры сезгә гамәлләр алгоритмын билгели: баланы ничек карарга һәм нинди дарулар бирергә. Әгәр аннан соң да хәл яхшырмаса, яисә алга таба ни эшләргә кирәклеге аңлашылмаса, табибны өйгә чакыртырга кирәк”, — дип киңәш итте министр.
Ул күпчелек балаларда COVID-19ның җиңел формада, кагыйдә буларак, көчле билгеләр күзәтелмичә үтүен, әмма аларның инфекция йөртүче булырга мөмкин икәнлеген ассызыклады.
“Әгәр коронавирус белән баланың ата-анасы авырып китсә, бу хакта балалар бакчасына, мәктәпкә, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә һәм баланы савыкканга кадәр дистанцион укытуга күчерергә кирәк”, — дип аңлатты министр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: