+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2021, 14:00

Мобиль вакциналау пунктларының эш графигы үзгәрде

Уфа һәм Стәрлетамак сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә вакцинациналау пунктларының эш вакыты бүгеннән түбәндәге график буенча үзгәрә: дүшәмбедән якшәмбегә кадәр (бәйрәмнәрне дә кертеп) 13:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр, тәнәфессез.  

Мобиль вакциналау пунктларының эш графигы үзгәрде
Мобиль вакциналау пунктларының эш графигы үзгәрде

2021 елның 18 сентябреннән "Торатау" Конгресс-холлының мобиль вакциналау пункты көн саен 09:00дән 19:00 сәгатькә кадәр тәнәфессез һәм ялларсыз (элек 08:00дән 20:00гә кадәр иде) эшли.
Иртәгәдән «Акварин» сәүдә-күңел ачу комплексында (Уфа шәһәре, Ферин урамы, 29 йорт) вакциналау мобиль пункты ябыла.
Башкортстанда 200дән артык вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар. Вакциналауның якындагы пунктын табу өчен "Яндекс.Карталар"да сорау язарга була, мәсәлән, "вакциналану" яки "прививканы кайда ясатырга?"
Әле төбәккә яңа коронавирус инфекциясен кисәтү өчен 1 674 508 доза вакцина кайткан.
Бүген 08.00 сәгатькә I компонент белән 1 236 620 кеше (кайткан вакциналарның 73,8 проценты) белән вакциналанган. Вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр (I + компонент II) - 1 120 588 кеше (алынган вакциналарның 66,9 проценты; беренче этаптан 90,6 проценты). Тәүлек эчендә вакцинаны 10 930 кеше алды (I компонент - 4 968, II компонент - 5 962).
Башкортстанда план буенча Covid-19дан халыкның 80 проценты вакциналанырга тиеш – 2 484 667 кеше.
Вакциналау һәм коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” телефоннары:
- Башкортстан Республикасының Ковидка каршы ситуацион үзәге-8 (347) 218-19-19
Коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча — 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күпканаллы тәүлек буе эшли торган); 122 (шалтырату бушлай).
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча барлык кайнар линияләр: https://health.bashkortostan.ru/activity/20821/
Covid-19дан вакцина ясау турында барысы да Башкортстанның Сламәтлек саклау министрлыгы сайты битендә: https://health.bashkortostan.ru/activity/27353/
Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: