+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2021, 15:45

"Сәламәтлек поездлары” эшен дәвам итә

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

"Сәламәтлек поездлары” эшен дәвам итә
"Сәламәтлек поездлары” эшен дәвам итә

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 71027 кеше тикшерелгән.
Барлыгы 42412 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 26339 флюорография, 16073 маммография.
3310 кешенең канында — глюкозаның, 4468 кешенең канда - холестеринның югары дәрәҗәсе, 6988 кешедә - югары кан басымы, 4598 кешедә - артык авырлык, 3292 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 373 кешедә — яман шешкә, 382 кешедә - шикәр диабетына, 41 кешедә - туберкулезга, 1729 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган.
Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынды.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират " тәртибендә алып барыла.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында 13449 кеше вакциналауның беренче этабын үткән, шул исәптән 5222 – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфекциясеннән 8581 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 2988 кеше) вакциналауны тулысынча төгәлләде.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: