+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 сентябрь 2021, 13:40

Бер тәүлектә 17 якташыбыз ковид корбаны булды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 62 мең 563кә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 318 кешедә инфекция барлыгы ачыкланды.  

Бер тәүлектә 17 якташыбыз ковид корбаны булды
Бер тәүлектә 17 якташыбыз ковид корбаны булды

Әле республика дәваханәләрендә 749 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 492 пациент 60 яшьтән өлкән. 54 якташыбыз авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 590 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 342 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 197 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 54 834.

Соңгы тәүлектә 17 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлык корбаннар саны - 1 390. Аларның 1133е 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 164 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 150 кеше пневмониядән савыккан.

Республикага Covid-19дан 1 656 508 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 244 710 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 74,3 проценты). Тулысынча вакциналануны төгәлләүчеләр саны — 1 129 708. Бер тәүлектә 17 210 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 8 090, 2нче компонент белән - 9 120).

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: