+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2021, 15:04

Сайлаулар медицина хезмәткәрләренең сизгер күзәтүе астында уза

Бердәм тавыш бирү көннәрендә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкче составының дежур торуы оештырылды.

Сайлаулар медицина хезмәткәрләренең сизгер күзәтүе астында уза
Сайлаулар медицина хезмәткәрләренең сизгер күзәтүе астында уза
Сайлау пунктларының күбесендә табиблар кизү тора, Covid-19/гриппка каршы вакциналау кабинетлары һәм сәламәтлек кабинетлары оештырылган, анда пульсометрия, РЭГ (реоэнцефалогия), медицина тикшерүе узарга, табиб консультациясе алырга мөмкин.

Уфа шәһәренең 49нчы мәктәбендә урнашкан сайлау участогында 21нче поликлиника белгечләре катнаша.
Күпләр тавыш бирү генә түгел, вакциналау, кардиолог консультациясе алу мөмкинлегеннән файдаланды, 14:00 сәгатьтән соң мәктәптә гастроэнтеролог кабул итә башлады.

Гражданлык җаваплылыгын күрсәтү һәм дөрес сайлау ясау: тавыш бирү һәм Covid-19дан вакциналану Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр өчен оештырылды. Шәһәрнең иң эре өч сайлау участогында вакциналауның мобиль пунктлары эшли.

Уфа 1нче поликлиникасының медицина хезмәткәрләре 6 сайлау пунктында дежур тора, анда шул исәптән Covid-19дан вакциналау үткәрелә.

Иглин районында сайлау участокларында үзәк район дәваханәсе табиблары эшли. Һәр теләгән кеше үз кан басымын тикшерә һәм, кирәк булганда, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә ала.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: