Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь , 15:06

Соңгы тәүлектә 16 якташыбыз COVID-19 корбаны булды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 62 мең 880гә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 317 кешедә инфекция ачыкланды.

Соңгы тәүлектә 16 якташыбыз COVID-19 корбаны булды

Әлеге вакытта республика дәваханәләрендә 721 кеше дәвалана, алар арасында 467 пациент 60 яшьтән өлкән. 50 якташыбыз авыр хәлдә, 13 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 831 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 342 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 88 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 54 922.

Соңгы тәүлектә 16 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлык корбаннар саны - 1 406. Аларның 1148е - 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 148 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 137 кеше пневмониядән савыккан.

Автор:Ример Насретдинов