-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2021, 22:45

Халык вирустан якланган булырга тиеш

Башкортстанда коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышы узды.

Халык вирустан якланган булырга тиеш
Халык вирустан якланган булырга тиеш
Бүген, 20 сентябрьдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә – COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү.


Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле төбәк 1 656 508 доза вакцина алган. 20 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада беренче компонент белән — 1 251 730 , икенче компонент белән 1 138 538 кеше прививка ясаткан.


– Республиканың көньягында һәм көнбатышында кайбер муниципалитетларда, шулай ук Урал аръягында COVID-19га каршы вакциналау уртача республика темпларыннан калыша. Ә хәзер безнең алда гриппка каршы киңкүләм вакциналау буенча яңа бурыч та тора, — диде Максим Забелин.


– Авыруның таралуын туктату өчен республикада коронавирус инфекциясеннән 2,48 миллион кешегә прививка ясатырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. — Ил һәм республика үсәргә, халык вирустан максималь якланган булырга тиеш.


Оператив штаб утырышында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин уку йортларында коронавирус белән бәйле хәл турында сөйләде.

— Тулаем республика буенча мәктәп педагогларының 84 проценты прививка ясаткан. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда күрсәткечләр 50дән 100 процентка кадәр төрлечә. Шуңа күрә әлегә укытучыларның максималь якланганлыгы турында сөйләү авыр, — диде Айбулат Хаҗин. — Укучылар арасында вируслы авыруларның артуы безне шулай ук сагайта.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уку йортларында профилактика чараларын көчәйтергә кушты. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе мәдәни чараларда, ябык биналарда, шулай ук җәмәгать транспортында социаль дистанция һәм санитар нормаларның үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: