+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2021, 14:40

Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар арта...

Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 63 200 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 йоктыруның 320 яңа очрагы расланды. Бу хакта республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар арта...
Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар арта...

Барлыгы 55 032 кеше савыккан, шуларның 110ы – узган тәүлектә. Табиблар COVID-19га 4 миллионнан артык тест ясаган.

Максим Забелин шулай ук республикада коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итүе турында әйтте. Төбәк инде 1 656 508 доза вакцина алган. 20 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән – 1 251 730, икенче компонент белән 1 138 538 кеше вакциналанган.
Исегезгә төшерәбез: коронавирустан прививканы, регистратура яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып, 203 вакциналау пунктында ясатып була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче “Сәламәтлек поездлары”нда «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында да вакциналанырга мөмкин.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның Ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 13-19 сентябрьдә үзәк белгечләренең 14 913 мөрәҗәгать эшкәрткәнен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап, (347) 218-19-19 телефоны буенча "кайнар элемтә"гә (көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли) 243 713 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үткәнчә, җәйге ял сезоныннан соң кешеләр уку һәм хезмәт коллективларына әйләнеп кайткач, эпидемиологлар 14 яшькәчә мәктәп укучылары һәм 65 яшьтән өлкәннәр арасында авырулар санының артуын терки.

Радий Хәбиров бүген кич коронавируска каршы тору буенча оператив штаб утырышы уздырачагын хәбәр итте, анда агымдагы хәл турында җентекләп фикер алышачаклар. Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп директорлары белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: