-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2021, 18:40

Республика Башлыгы коронавирустан дүртенче вакцина ясатты

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә коронавирустан дүртенче тапкыр вакцина ясатуы хакында хәбәр иткән.  

“Антитәнчекләргә чираттагы тикшерелүем аларның коронавирус белән авырмаслыгыма гарантия бирүче дәрәҗәдән түбәнрәк төшүен күрсәтте. Ә мин инде авырыйсым килмәгәнен әйткән идем, моңа вакытым да юк. Шуңа күрә тагын вакциналандым.

Моның инде дүртенче укол булуын исәпкә алырга кирәк. Моңа кадәр өч “Спутник V” булды, хәзер “Спутник Лайт” вакцинасын кулландым.
Үзегезне саклагыз. Вакциналанырга кирәк”, — дип язган республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: коронавирустан прививканы, регистратура яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып, 203 вакциналау пунктында ясатып була. Моннан тыш, төпкелдә урнашкан торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче “Сәламәтлек поездлары”нда «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында да вакциналанырга мөмкин.

Фото: vk.com/wall413272232_696349

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: