+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2021, 15:30

Тәүлек эчендә янә 17 якташыбызның гомере өзелде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 63 мең 200гә җите. Соңгы тәүлектә тагын 320 якташыбызда инфекция булуы ачыкланды.  

Әле республика дәваханәләрендә 671 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 427 пациент 60 яшьне узган.
45 кешенең хәле авыр, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 074 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 412 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 110 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 55 023.

Тәүлек эчендә тагын 17 кешенең COVID-19дан вафат булуы ачыкланды. Барлыгы ковид корбаннары саны 1 423кә җитте, аларның 1164е 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 145 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 129 кеше аннан савыккан.

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 007 460 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 5 527.

Фото: izhlife.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: