-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 сентябрь 2021, 19:55

40 якташыбыз авыр хәлдә, 11 пациент аппаратта, 16 кеше вафат..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 63 мең 519га җитте. Тәүлек эчендә инфекция йоктыручылар исемлегенә 319 кеше өстәлде.

40 якташыбыз авыр хәлдә, 11 пациент аппаратта, 16 кеше вафат..
40 якташыбыз авыр хәлдә, 11 пациент аппаратта, 16 кеше вафат..

Әле республика дәваханәләрендә 634 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 418 пациент 60 яшьне узган. 40 якташыбызның хәле авыр, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 047 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 60 яшьне узучылар — 3 412 пациент. Бер тәүлектә 367 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 55 399.

Янә 16 кешенең гомерен COVID-19 алып китте. Республикада ковид корбаннары саны 1 439га җитте, аларның 1179ы 60 яшьне узган. Бер тәүлектә 148 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. Пневмониядән савыгучылар да шулкадәр үк.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 019 368 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 908.

Республикага Covid-19дан 1 656 508 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 254 427 кеше вакциналанган ( вакциналарның 75,7 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 143 941 кеше.
Бер тәүлектә 8 100 кеше вакциналанган (1нче компонент белән - 2 697, 2нче компонент белән - 5 403).

Фото: kp.md

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: