+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 сентябрь 2021, 18:35

Коронавирус гыйнварда гына чигенерме?

Экспертлар Русиядә COVID-19 авыруының 2022 елның гыйнвар ахырына кимүен көтә.

Коронавирус гыйнварда гына чигенерме?
Коронавирус гыйнварда гына чигенерме?
"Мондый фаразны ковид дулкыннарының уртача дәвамлылыгыннан чыгып ясарга мөмкин", - дип хәбәр итте ТАССка ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генеральный директоры Андрей Исаев.

“Гадәттә, йогышлы авырулар дулкын белән бара. Коронавирус буенча ул уртача дүрт-алты атна дәвам итә. Әгәр ул октябрь ахырында-ноябрьдә башланса, нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәрендә салкыннар һәм социаль элемтәләрнең кимүе нәтиҗәсендә азаерга тиеш. Гыйнвар бәйрәмнәрендә госпитализацияләрнең үсеш динамикасы күзәтелергә мөмкин, ә гыйнвар ахырына кимү теләсә кайсы очракта да булырга тиеш ", - диде ул.

Исаев сүзләренчә, хәзер Русиядә авыручылар арта. Моңа коронавирусның яңа "мю" штаммы барлыкка килүе дә йогынты ясый. Галимнәр фаразлавынча, вакциналау барышында, яки кичерелгән авырудан соң формалашкан антитәнчекләрнең дә ярдәме булмаска мөмкин. Шулай булган хәлдә, әлбәттә, моның дүртенче дулкынны көчәйтүе ихтимал. Ләкин ул октябрьнең икенче яртысыннан да иртәрәк башланмаячак, дип белдерде Исаев.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: