Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсенә дә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кайту белән аны иң тәүдә үз сәламәтлекләрен кайгырткан өлкән буын вәкилләре ясатты. Шуларның берсе – Бозаяз авылында яшәүче 86 яшьлек Миңнехан Әбдиев.
РСФСРның атказанган уйлап табучысы, БАССРның атказанган рационализаторы, Русиянең атказанган төзүчесе һәм бихисап югары дәүләт бүләкләренә ия Миңнехан Солтангази улының барлык гомере Уфа шәһәре һәм төзелеш өлкәсе белән бәйле. Пандемия башлану белән ул хатыны белән туган авылына кайтып төпләнә.
Дөньядагы, илдәге хәлләрне күзәтеп баручы һәм даими рәвештә медицина әдәбиятын укучы шәхес буларак, коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен бердәнбер юл – вакциналау, дип исәпли ул. Яңа препаратлар барлыкка килү белән үзен һәм якыннарын бу куркыныч инфекциядән сакларга һәм прививка ясатырга карар итә. Тәүдә яшәгән урыны буенча Уфа шәһәрендәге дәваханәгә шалтырата, ләкин вакцина яңа кайтарыла башлаган мәлләрдә ул барысына да җитми. Шулай итеп, Бозаязга кайтканда ул район үзәк дәваханәсенә шалтырата һәм аны берничә көннән прививкага чакыралар.
Тәүге ике вакцинадан соң ул үзен бик яхшы хис итә. Ә ярты ел үтү белән, шушы көннәрдә, аны Бозаяз табиблык амбулаториясенә ревакциналауга чакырганнар. Барлык тиешле тикшеренүләрне үткәреп, вакциналауга каршылыклар булмагач, өченче прививканы – хәзер инде “Спутник-Лайт” кададылар.
Үзенең сәламәтлегенә Миңнехан Әбдиев бик җитди карый. 48 яшендә табиблар аңа артык физик көч таләп ителгән эшләр белән шөгыльләнмәскә киңәш итә, йөрәккә авырлык киләчәк, диләр. Ләкин ул, моның киресен исбат итәргә теләп, нәкъ шул чордан көн саен, организмына артык көчергәнеш китерми генә, җайлап күнекмәләр ясый, йөгерә башлый һәм бу гадәткә кереп китә. Күрәсең, шуңа да бүген Миңнефән абзый үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.