+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 сентябрь 2021, 20:40

Бер тәүлектә 18 якташыбыз гомере белән хушлашты...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 63 мең 852гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә янә 333 кеше өстәлде.

Пандемия башыннан алып 55706 якташыбыз ковидны җиңгән, аларның 307се соңгы тәүлектә савыккан.

Кызганычка каршы, ковид корбаннары көннән-көн арта бара. Тәүлек эчендә каһәрле инфекция янә 18 якташыбызның гомерен өзде. Шулай итеп, республикада коронавирустан вафат булучылар саны 1457гә җитте.

Бүгенге көнгә коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 1 миллион 257 мең 59 кеше алган. Тәүлек эчендә беренче компонент белән — 2 мең 632, икенче компонент белән 4 мең 88 кеше вакциналанган.

Фото: tver.bezformata.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: