-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 сентябрь 2021, 21:35

“Ничек булса да исән калырга!”

Пандемия чигенми, яңа корбаннар арта, Башкортстанда кайбер мәктәпләр дистанцион укытуга күчерелде, гражданнарга вакытлыча спорт чараларына йөрүләр чикләнде, кайбер дәваханәләр янә ковид-госпитальләргә үзгәртелә, Зубово һәм Стәрлетамактагы үзәкләр план буенча режимда эшли.

“Ничек булса да исән калырга!”
“Ничек булса да исән калырга!”

Ишембайда яшәүче 61 яшьлек Фәрзәнә Сафина «Башинформ» агентлыгына Стәрлетамак COVID-госпиталендә реанимациядә булуы, шулай ук аны нинди шартларда дәвалаулары турында сөйләде.

"Кул сынгач, мин Ишембай травматологиясенә эләктем, анда коронавирус эләктердем. Миндә бик көчле спазмнар башланды, температура күтәрелде, сулыш алу авырлашты, «Ашыгыч ярдәм»дә Ишембай дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә, аннан Стәрлетамак COVID-үзәгенә алып килделәр.

Мин ике атна реанимациядә яттым, табиблар гомерем өчен көрәште. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратында 12 көн яттым. Яшәү белән үлем арасында булдым. Кул сынган булу да хәлемне катлауландырды: мөстәкыйль рәвештә әйләнеп ята алмадым. Табиблар һәм медицина хезмәткәрләре һәр эштә булыштылар, һәрвакыт хәлем белән кызыксындылар», - дип сөйләде «Башинформа»га Фәрзәнә Әхнәф кызы.

Пенсиядәге бу ханым әйтүенчә, реанимациядә ул балалары һәм оныклары турында уйлаган, “ничек булса да исән калырга” тырышкан.

Бу хакта тулырак укыгыз: www.bashinform.ru/news/1648677-vyzhit-lyuboy-tsenoy-patsientka-pokazala-kak-ustroen-sterlitamakskiy-covid-gospital/

Фото: www.bashinform.ru/news/1648677-vyzhit-lyuboy-tsenoy-patsientka-pokazala-kak-ustroen-sterlitamakskiy-covid-gospital/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: