+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 сентябрь 2021, 14:40

Ковид яңа антирекордлар куя...

Бер тәүлектә 20 якташыбызның гомерен COVID-19 алып киткән. Шулай итеп, республикада ковид корбаннары саны 1 477гә җитте, аларның 1 213е 60 яшьне үткән.

Ковид яңа антирекордлар куя...
Ковид яңа антирекордлар куя...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 64 мең 196га җитте. Соңгы тәүлектә янә 344 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 672 пациент коронавирустан дәвалана, алар арасында 434 пациент 60 яшьне узган. 51 якташыбызның хәле авыр, 13 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 157 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 518 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 184 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 55 890. Тәүлек эчендә 178 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 168 кеше пневмониядән савыккан.

Республикага Covid-19дан 1 686 708 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 259 935 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 74,6 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 152 704 кеше. Бер тәүлектә 7 551 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 876, 2нче компонент белән — 4 675 кеше).

Фото: m.az.sputniknews.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: