Тән температурасын үлчәү һәм кулларны антисептик белән эшкәртү бусаганы атлап керүгә үк башкарыла. Менә икенче ел инде мәктәпләрдә һәр уку иртәсе әнә шулай башлана. Битлекләр кию балаларга мәҗбүри түгел, уку йортының башка хезмәткәрләре һәм укытучылар өчен — мәҗбүри. Тикшерү Уфаның 22нче мәктәбендә антиковид таләпләренә җитди карауларын күрсәтте. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре рейд вакытында нинди дә булса хокук бозу очракларын ачыкламаган.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең баш белгеч-эксперты Гөлнур Хәйбрахманова әйтүенчә, мәктәп антисептиклар белән тәэмин ителгән, дезинфекция чаралары кулланып, дымлы җыештыру үткәрелә. Коридорларда, уку кабинетларында һаваны зарарсызландыру оештырылган. Әгәр элек өлкән сыйныф укучылары дәрес саен мәктәпнең төрле кабинетларына күченеп йөрсә, хәзер төрле фән укытучылары үзләре бер кабинетка килә. Башлангыч сыйныфлар блогындагы кебек үк, белем бирү процессы бер бинада уза. Мәктәпкә керү кагыйдәләре дә үзгәрде.
— Бездә төрле укучылар өчен 4 керү урыны бар. Беренче сыйныфка баручылар өчен - төп ишек, калган сыйныфлар башка керү юллары буенча бүленгән, — ди 22нче мәктәпнең директоры Азалия Сафиуллина.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да градусник белән каршылыйлар. Уфаның 50нче балалар бакчасында антиковид инспекторы вазыйфасы музыкаль җитәкчегә йөкләнгән. Ирина Алехина хәзер биредә балаларны саклау өчен “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәргә кирәклеген барысыннан да яхшырак белә.
— “Медицина инспекторы» буенча белем бирү курсын уздым, укыдым, сертификат алдым һәм хәзер мин ковидка каршы чаралар буенча инспектор эшен башкарам, — ди Ирина Алехина.
Мәктәпкә генә түгел, балалар бакчаларына да хәзер төрле ишекләр аша керү каралган. Һәм бу - мәктәпкәчә учреждениеләр өчен язылган антиковид таләпләренең бер өлеше генә.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, республика укучыларының 4,5 проценты дистанцион укуга күчә. Әлеге чара балалар арасында респиратор авырулар, шул исәптән 12 районда коронавирус белән авыручылар санының югары күрсәткечләре белән бәйле рәвештә кабул ителде.
Фото: https://bash.news/