+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 сентябрь 2021, 15:05

Уфа мэры ревакциналанды

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков социаль челтәрдәге битендә коронавирустан ревакциналануы турында хәбәр иткән.

Уфа мэры ревакциналанды
Уфа мэры ревакциналанды

“Хөрмәтле уфалылар!
Белүегезчә, барлык дөньяда эпидемиологик хәл катлаулы. Коронавирус йокламый. Covid-19 белән авыручылар Уфада да күп. Әле вакциналанмагансыз икән — моны эшләгез! Ышаныгыз, бу сәламәтлекне, гомерне саклауның чын-чынлап әһәмиятле чарасы. Бу сезнең гаиләләргә дә кагыла.

Кичә мин 2нче Республика клиник дәваханәсендә булдым, анда ревакциналандым. "Спутник Лайт" белән прививка ясаттым. Ул - безнең илдә чыгарылган яхшы вакцина, мин аңа ышанам. Вакциналаныгыз! Соңга калдырмагыз! Һәммәгезгә сәламәтлек телим!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” — дип язган Уфа мэры социаль челтәрдәге битендә.

Фото: https://vk.com/wall635002364_2048

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: