+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 сентябрь 2021, 10:30

Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар саны арта

Республикада киңкүләм вакциналау дәвам итә. Коронавирустан прививканы, регистратура яисә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алдан язылып, 203 вакциналау пунктында ясатып була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче “Сәламәтлек поездлары”нда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында да вакциналанырга мөмкин.  

Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар саны арта
Мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар саны арта

Республика Башлыгы Радий Хәбиров дүшәмбе көнне үткәргән оператив киңәшмәдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның Коронавируска каршы Ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 13-19 сентябрьдә үзәк белгечләренең 14913 мөрәҗәгатьне эшкәртүе хакында хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап, (347) 218-19-19 телефоны буенча “кайнар элемтә”гә (көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли) 243713 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үтүенчә, җәйге ялдан соң кешеләр уку һәм хезмәт коллективларына әйләнеп кайткач, эпидемиологлар 14 яшькәчә мәктәп укучылары һәм 65 яшьтән өлкәннәр арасында авырулар санының артуын терки.
Башкортстан Башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп директорлары белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Ә сез прививка ясаттыгызмы?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Анда COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәт­лек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле төбәк 1656508 доза вакцина алган.
– Республиканың көнья­гында һәм көнбатышында кайбер муниципалитетларда, шулай ук Урал аръягында COVID-19га каршы вакциналау уртача республика темпларыннан калыша. Шул ук вакытта хәзер безнең алда гриппка каршы киңкүләм вакциналау буенча яңа бурыч та тора, — диде Максим Забелин.
– Авыруның таралуын туктату өчен республикада коронавирус инфекциясеннән 2,48 миллион кешегә прививка ясатырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. — Ил һәм республика үсәргә, халык вирустан максималь якланган булырга тиеш.
Оператив штаб утырышында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин уку йортларында коронавирус белән бәйле хәл турында сөйләде.
— Тулаем республика буенча мәктәп педагогларының 84 проценты прививка ясаткан. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда күрсәт­кечләр 50дән 100 процентка кадәр төрлечә. Шуңа күрә әлегә укытучыларның максималь якланганлыгы турында сөйләү авыр, — диде Айбулат Хаҗин. — Укучылар арасында вируслы авыру­ларның артуы безне шулай ук сагайта.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уку йортларында профилактика чараларын көчәйтергә кушты. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе мәдәни чараларда, ябык биналарда, шулай ук җәмәгать транспортында социаль дистанция һәм санитар нормаларның үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.

“Сәламәтлек поездлары” эшен дәвам итә

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.
Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә. “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе барлык районнарны да колачлый: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.
Акция башланганнан бирле 71027 кеше тикшерелгән.
Барлыгы 42412 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 26339 флюорография, 16073 маммография. 3310 кешенең канында — глю­козаның, 4468 кешенең канында —холестеринның югары дәрәҗәсе, 6988 кешедә — югары кан басымы, 4598 кешедә — артык авырлык, 3292 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 373 кешедә — яман шешкә, 382 кешедә — шикәр диабетына, 41 кешедә — туберкулезга, 1729 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган. Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынган.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират “ тәртибендә алып барыла.
“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында 13449 кеше коронавирустан вакциналауның беренче этабын үткән, шул исәптән 5222 — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфек­циясеннән 8581 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 2988 кеше) вакциналауны тулысынча төгәлләгән.

Республика Башлыгы дүртенчегә вакциналанды

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә коронавирустан дүртенче тапкыр вакцина ясатуы хакында хәбәр итте.
“Антитәнчекләргә чираттагы тикшерелүем аларның коронавирус белән авырмаслыгыма гарантия бирүче дәрәҗәдән түбәнрәк төшүен күрсәтте. Ә мин инде авырыйсым килмәгәнен әйткән идем, моңа вакытым да юк. Шуңа күрә тагын вакциналандым.
Моның инде дүртенче укол булуын исәпкә алырга кирәк. Моңа кадәр өч “Спутник V” булды, хәзер “Спутник Лайт” вакцинасын кулландым.
Үзегезне саклагыз. Вакциналанырга кирәк”, — дип язган республика җитәкчесе.

Театрга — фәкать сертификат белән!

Башкортстанда эпидемиологик хәлнең киеренке булуы сәбәпле, Мәдәният министрлыгы яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән хәвефсезлек чараларын көчәйтте. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Шаляпин залында бу темага багышланган брифинг үтте.  
Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина билгеләвенчә, 27 сентябрьдән мәдәният учреждениеләрендәге чараларга, спектакль-концертларга керү коронавирустан вакциналану турында сертификат яисә моны раслаучы QR-код, соңгы 6 ай эчендә инфекция кичерү яисә прививка ясатырга каршылык булу турында белешмә булган очракта гына рөхсәт ителәчәк. Бу документлар булмаган очракта, сатып алынган билетларны кире кайтарырга туры киләчәк.
Әлбәттә, битлек режимы, тән температурасын үлчәү һәм социаль дистанция саклау кебек таләпләр дә үз көчендә кала.
— Кешеләрнең бу чикләүләрне аңлап кабул итүен сорыйбыз. Барлык чаралар инфекция таралуны туктатуга юнәлтелгән. Бу боерык Русия Федерациясенең баш санитар табибы карары нигезендә эшләнде, — диде министр урынбасары. — Республикада мәдәни тормыш тукталмый. Һәммәсен дә тамашаларда көтәбез!
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Урыс дәүләт академия драма театры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе, Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчеләре тамаша зал­ларында һаваны чистарту җайланмалары булуы, сезоннарның чагу премьералар белән ачылуы һәм хезмәткәрләрнең 80 проценттан артыгы вакциналанган булуы турында сөйләделәр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: